«Дулкынландыргыч романс авазлары» кичәсе (18+)

5 нче санлы китапханәдә «Киң күңелле күршеләр» клубы эше кысаларында «Дулкынландыргыч романс авазлары» дигән кичә үтте.
Алып баручы белән бергә өлкән буын укучылар гаҗәеп матур музыка жанрының сокландыргыч авазлары дөньясына кереп чума алды. Безгә урта гасырларда Испаниядән килгән һәм шуннан соң Россиядә милли чалымнар алган романсның килеп чыгу тарихы турында белделәр. Клубта катнашучылар композитор Александр Варламов турында кызыклы вакыйгаларны тыңлады һәм «На заре ты его не буди» романсының ничек барлыкка килүе турында белде. Анна Герман башкаруындагы «Гори, гори, моя звезда» романсы яшьлек елларын искә төшерергә һәм таныш юлларны кушылып җырларга мөмкинлек бирде катнашучыларга. Әлеге җылы очрашу вакытында И.С.Тургенев шигыренә «Утро туманное», А. Вознесенский сүзләренә «Я тебя никогда не увижу» һ.б. күп кенә романслар яңгырады. Кичәгә килүчеләр Э. Рязановның «Жестокий романс» фильмыннан үзләренә таныш өзекләрне карады һәм Валентин Пономарёв башкаруында романслар тыңлады.
Хәзерге заманда романслар кешеләр күңелендә үз урынын югалтты, ашыгып атлаучы бүгенге көн үзенә әлеге жанрның тыныч назын һәм дәртен сыйдыра алмый дигән фикер яши. Безнең кичәбез исә бик җылы рухта узды һәм әлеге фикернең дөрес түгеллегенә инандырды. 

Поделиться: